Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каенлык шугалагына кемнәр хуҗа булган? (+фото)

Шугалакны төзеткән миһербанлы райондашларыбызның да күңелләре бик рәңҗидер бу күренешкә

Каенлыкта шугалак ачылу СМУ микрорайоны халкы өчен күктән яуган бәхет булган иде. Иде шул. Барысы да үткән заманда калды. Игелекле җитәкчеләрнең берсе булган, мәрхүм Алмаз Нотфуллин белән райондашларга яхшы таныш киң күңелле, юмарт эшмәкәр Илдар Галиуллин Каенлык ягында яшәүче балаларга, аларның әти-әниләренә бер ял итү урыны булыр дип шугалакка җан өргән иде.

Биредә кәшәкә сугып беренче чыныгу алган малайлар инде җиткән егетләр булып үсеп җитте, биредә күпме гаилә бәйрәмнәре үтте. Әмма шушы матур башлангычны күтәреп алып, дәвам итүче булмады.

Бүген шугалакта әрекмәннәр патшалык итә. Булганның кадерен белмибез шул. Шугалакны төзеткән миһербанлы райондашларыбызның да күңелләре бик рәңҗидер бу күренешкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шугалак