Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кая барсак...шунда шатлык...

13-14 февраль көннәрендә Әлмәт шәһәренең "Теннис-сити" үзәгендә "Ватаным Татарстан" газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион татарча көрәш ярышлары булып узды.

Һәм әйтергә кирәк , районыбыз җыелма командасы соңгы елларда моңарчы күрелмәгән зур җиңү белән кайтты. Соңгы елларда "алтын унлыкка"да керә алмаган командабыз 51 команда арасында көчлеләрдән саналган ут күршеләребез Саба, Кукмара, Арча районнарын артта калдырып 5-нче урынны яулады. Ике танылган спорт осталарарыбыз төрле дәрәҗәдәге травмалар алуга карамастан, үзләрендә җиңү көче табып, Яңгул авылыннан Ранил Сафиуллин өченче, Нормабаштан Илдар Зарипов дүртенче призлы урынны яуладылар Аларга Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырды.
Шул ук көннәрне Аксубайда 2001-02 елгы балалар арасында "Алтын алка" клубы призына хоккей ярышлары булып узды. Тренерлары Илшат Гыйбадуллин, Рөстәм Хөсәенов кул астында шөгыльләнүче хоккейчылар республикада икенче призлы урынны яуладылар.
Екатеринбург шәһәрендә 1996-97, 1998-99 елгы яшьләр арасында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы икенче булды. Аның составында бездән тренерлары Фагыйль Гайнетдинов җитәкчелегендә 6 спортчы көч сынашып , 4-5-6 урыннарны яуладылар.
Балтач гимназиясендә 11 сыйныфта белем алучы Алексей Григорьев һәм Алинә Хөснетдинова /тренерлары Ралиф Әскәров/Казан шәһәрендә "ОСТО" ның республика беренчелегенә армиягә сафларына әзерләнүче яшьләр арасында узган троеборье ярышларында өченче призлы урынны яуладылар. Физик культураның Идел буе академиясе беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Алексей 10 км ны өченче булып буйсындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250