Казанның спорт сараенда узган бүләкләү тантанасында райондашыбыз да катнашты (+фото)
Спорт

Казанның спорт сараенда узган бүләкләү тантанасында райондашыбыз да катнашты (+фото)

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

2022 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр ТР Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 63 мәктәбеннән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде.

«Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры - 2022» конкурсында райондашыбыз Илшат Корбанов икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Илшат Корбангалиев

Нет комментариев