Хезмәт

Кекусинкай — Балтачта

Республикабызда унсигез ел узучы каратэ-кекусинкай буенча ачык милли чемпионат дип аталучы Татарстан беренчелеге инде менә җиденче мәртәбә Балтач җирлегендә үтә.

Быел ул «Балтач» универсаль спорт комплексында оештырылды. Ярышларда республикабызның Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск, Кукмара шәһәрләреннән, Базарлы Матак, Балтач бистәләре спорт-чыларыннан тыш, Россиянең, Түбән Новгород, Мурманск, Звенигово, Волжск, Яранск, Котельнич, Киров, Сернур, Йошкар-Оладан килгән 215 спортчы бер-берсен «тукмашты». 28 үлчәү авырлыгында алып барылган бу ярышларда 8 яшьлек балаларны да, 20 яшьлек яшүсмерләрне дә күрергә була иде. Безнекеләр дә югалып кала торганнардан түгел икән. Үз яшьтәшләре һәм үз үлчәү авырлыкларында Балтач һәм Норма мәктәпләреннән Ринат Гафиуллин, Азат Нәбиев икенче призлы урыннарны яуласа, Якуб Зарипов (гимназия), Рәйхан Әхәтов (Балтач), Нияз Әхәтов (Норма) кебек яшь спортчыларыбыз дүртенче урыннарга лаек булды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: