Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккейчы егетләр истәлегенә ярышлар үтте

15-16 гыйнвар көннәрендә "Зифа" хоккей командасы уенчылары Булат Салихҗанов белән Тукай Һадиев истәлегенә хоккей ярышлары үткәрелде

Спортчылар Смәел авылындагы яңа ачылган боз мәйданында очраштылар. Бозлардагы уеннарны күзәткән мәлдә җанатарлар да тик кенә басып тора алмады, хоккейчылар да алга дигән максат белән тырышып уйнадылар. Мәрхүм иптәшләре истәлегенә үткәрелгән ярышларны хоккейчылар хөрмәт итеп, чиста һәм матур уеннар күрсәттеләр. Финал уеннарында 2:1 исәбе белән "Норма" (Тимирязев исемендәге хуҗалык) командасы боз хуҗалары - "Зифа"дан өстен чыгып, җиңү яуладылар. Ә өченче урын өчен көрәштә "Игенче" (Карадуган) "Сосна"ны җиңде. 

Гомерләре яшьләй өзелгән хоккейчы егетләр Булат Салихҗанов белән Тукай Һадиев истәлегенә үткәрелгән ярышлар мәрхүмнәрнең рухына дога булып барып ирешсә иде. Оештыручыларга мондый матур ярышлар өчен зур рәхмәт, ә җиңүче командаларны ихластан котлап, алга таба да уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев