Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәрбиләр арасында итекле хоккейчылар ачыкланды (+фото)

«Сабантуй» ял паркында Россия Федерациясе Герое О.Н.Исаев истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган «Итекле хоккей» һәм «Аркан тарту» шәхси-команда ярышлары үткәрелде.

Ярышларда Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан хәрби ветераннар, хәрби һава көчләре, хәрби диңгез флоты, һава-десант гаскәрләре, чик буе гаскәрләре, «Форпост» отряды һәм җыелма команда катнашты.
8 команда арасында барган ярышта һәркем җиңү өчен дип тырышты, алай да хәрби десант гаскәрләре командасына тиңнәр булмады. Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга да бүләкләр әзерләнгән иде, алар дипломнар, медальләр, магнитлар һәм күчмә кубок белән бүләкләнделәр.
«Итекле хоккей» уенында десантчылар җиңү яулады, икенче урында җыелма команда вәкилләре, өчтә – хәрби һава көчләре. Әлеге төр уенда аерым номинацияләрдә Рамил Фәйзрахманов (ВДВ) – иң яхшы сакчы, Котдус Вәлиев (чик буе гаскәрләре) – иң яхшы хөҗүмче, Дамир Сабиров (Чечня сугышында катнашкан хәрби) – иң яхшы капкачы, Ринат Нурисламов (чик буе гаскәрләре) – иң өлкән уенчы булып танылдылар.
«Аркан тарту»да шулай ук десантчылар җиңү яулады, икенче урынга Чечня сугышында катнашкан хәрби ветераннар командасы лаек булды, өченче урында чик буе гаскәрләре командасы.



Фердинант Гыйлемҗанов,
“Форпост” оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итекле хоккей