Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Команда беренчелеге һәм Кубок - бездә!

Чаңгы спортына районыбызда караш үзгәрү, әкренләп республика ярышларында үзенең чагылышын таба башлады дип әйтәсе килә.

Кайсы гына ярышка бармасыннар, балаларыбыз җиңүләр белән кайта. Чираттагы җиңүебез Арчада булды. Заманында "Металл" җәмгыятен җитәкләгән Фәнил Гарәфиев истәлегенә узган традицион ярышларда безнекеләргә тиңнәр булмады. Команда беренчелеге һәм Кубок - бездә.
Шәхси беренчелектә исә, гимназиядән Рәхим Низаметдинов, бертуган Зәйнәп һәм Рәйхан Нигмәтьҗановлар, Ринат Гафиуллин, Чепьядан Ульяна Кумаева, Югары Ушмадан Михаил Павлов чемпион булып танылсалар, икенче урынга Балтачтан Илназ Кәбиров, Гөлшан Сөләйманова, гимназиядән Аяз Исрафилов, Марина Григорьева, Чепьядан Дмитрий Плотников, өченче урынга гимназиядан Арсений Иванов, гимназиядан Адел Мостафин лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250