Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш яши дуслык хакына

"Кара әле, Алмаз, район үзәгендә балалар көрәше сирәк уза бит", дигән сүзләребезне ул үзенә мөрәҗәгать буларак кабул итеп, моннан дистә еллар элек, бистәдә үзе җитәкләгән "Юлдаш" җәмгыяте призына балалар арасында ярыш уздыра башлаган иде.

Узган ел шушы изге җанлы Алмазыбызны рәхимсез авыру яшьли арабыздан алып китте. Инде менә егетләр җыелып киңәшләшкәннән соң, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, әлеге ярышларны дәвам итеп, бу елдан Алмаз Нотфуллин истәлегенә дип уздырырга килешенде. Билгеле, дусларының ярдәме булмаса, ярышлар бүгенге югарылыкта узмаган булыр иде. Рәхмәтнеӊ олысы Айрат Сабировка. Аның ярдәме белән Алмазның дуслары ярышларны уздырырга теләктәшлек белдереп, җиңүчеләребезгә мәрхүмнең фотосы төшкән, Рәсәй ярышларында гына бирелә торган медальләр кайтарылды, 12 үлчәү авырлыгында призлы урынны яулаучыларга күләмле акчалата призлар тапшырылды. Менә бит, ил төкерсә, күл була диләр. Балалар күңелен күрү, билгеле моның белән генә тәмамланмады әле.
Шушы җәмгыятьтә күп еллар хезмәт куйган, татарча көрәш ярышларының фанаты Фагыйль Шәфигуллин, мәрхүмнең абыйсы, район башлыгы Рамил Нотфуллин да үз бүләкләрен куйдылар. Рамил Рәшитович бүләкләренә ярышларның абсолют батыры ачыкланды, әле генә Биектауда "Сабантуй" журналы призына узган ярышларда җиңү яулаган Борнак егете Руфил Хәбибуллин, өченче урынны алган Балтачтан Илсаф Шәрифҗановлар да бүләкләнде. Ә Фагыйль Шәфигуллин бүләгенә Смәелдән Әмир Миннегалиев насыйп булды. Бу юлларны язучы үзем дә иң кечкенә 35 килограмм үлчәүдә бил алышып призлы урынны яулаган малайларга дип медальләр алып килгән идем. Аларга Чепьядан Рәнис һәм Артур, Бөрбаштан Ленар лаек булдылар.
Ярышларны ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны яңгыраганнан соң, ике келәмдә 100 яшь көрәшче арасында ярышлар кызды. Келәмдә Яңгул, Чепья егетләренә нык көндәшләр барлыкка килгән икән. Алар хәзер Смәел егетләренең чыгышларын күз уңыннан ычкындырмаска тырышалар. Абсолют батырыбыз да шушы командадан Булат Вафин булып чыкты. Үзе Чутай егете булса да, ул Смәелгә килеп, Альберт абыйсы кул астында шөгыльләнә. Бу бәйгедә бераз гына аерма белән смәеллеләр икенче булды. Быел булдырылган беренче тапкыр күчмә Кубогыбыз Яңгулга китте.
Тагын бер куанычлы күренеш - өченче урынга Салавыч егетләре лаек булды. Хәер, соңгы вакытта алар бу өлкәдә саллы гына уӊышларга ирешәләр. Өлкәннәре дә район башлыгы призына ярышларда өченче булганнар иде. Тренер Алмаз Галиевның тырышлыгы инде бу. Димәк, шөгыльләнсәң, балалар да табыла, батырлар да үсә, тәрбияләнә.
Егетләребез алдында зур бурычлар. Алар шушы көннәрдә Мамадышта "Татарстан яшьләре" газетасы призына узачак ярышларда катнашачак. Уңышлар аларга!

35 килограммга кадәр: 1. Ранис Зарипов/Чепья/.2.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Артур Григорьев/Чепья/. 40 кг. 1.Алмаз Галләмов/Арбор/ 2.Артур Муллагалиев/Чепья/ 3.Тәлгать Латыйпов/Салавыч/. 45 кг. 1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов/Пыжмара/ 3.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/. 50 кг. 1.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 2.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 3.Рифнур Хәбибуллин/Яңгул/. 55 кг. 1.Самат Мөҗипов/Норма/ 2.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/ 3.Инсаф Якупов/Смәел/. 60 кг. Айзат Гәрәев/Балтач/ 2.Айнур Галимуллин/Яңгул/ 3.Илгизәр Габделбәров/Смәел/. 65 кг. 1.Фирдүс Галимуллин/Смәел/ 2.Рәдиф Гарипов/Норма лицее/ 3.Фәнис Гафиулллин/Арбор/. 70 кг. 1.Фәннур Аглиуллин/ Нөнәгәр/, 2.Илгизәр Гайнетдинов/Яңгул/ 3.Раил Вәлиев/гимназия/ 75 кг. 1. Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/, Рөстәм Хәнәфиев/Яңгул/ 3. Илназ Хөсәенов/Карадуган/ 80 кг. 1.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/ 2.Райнур Саттаров/Куныр/ 3. Нурвил Дәминов/Норма лицее/. 85 кг. 1.Булат Вафин/Чутай/ 2.Илсаф Рәфыйков/Яңгул/ 3.Илсаф Шәрифҗанов/гимназия/. Авыр үлчәүдә: 1.Айнур Ганиев/Норма/ 2.Инсаф Галиев/Янгул/ 3. Раил Тәлгатов/Смәел/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250