Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшәбез, туп тибәбез, тукмашабыз, чабабыз...

Байлар Сабасында татарча көрәш буенча 1997нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында районның ачык беренчелеге булып узды. Анда бездән дә бертөркем көрәшчеләр биредә бил алышып, төрле дәрәҗәдәге җиңүләр алып кайтты.

Арбордан Ислам Галимов (50 кг.), Чепьядан Руфин Афанасьев (26 кг.), Максим Максимов (65 кг.), Яңгулдан Илдан Әхмәтханов (55 кг.), Илнар Муллахмәтов (60 кг.), Айрат Хәйруллин (70 кг.) ярышларның чемпионнары булды. Нормадан Рафил Вафин (36 кг.) - икенче, Яңгулдан Әмил Нәбиев (29 кг.), Чепьядан Илназ Миңмуллин (65 кг.) өченче урынны яулады.
Арча шәһәрендә укучыларның Спартакиадасы кысаларында 1996-1997нче, 1998-1999нчы елгы балалар арасында узган кул көрәше ярышларында Фагыйль Гайнетдинов җитәкләгән командабыз өченче булды. 1996-1997нче елларда туган кызлар арасында Балтач мәктәбеннән Айсылу Фәйзрах-манова (тренеры Р.Мөхәммәтгалиев) тиңнәр булмады.

1998-1999нчы елгылар арасында Арбордан Рамилә Зиннәтуллина (55 кг.) - икенче, Аланнан Ралия Хисаметдинова (60 кг.), Субаштан Фәнилә Гыйльманова (70 кг.нан югары) өченче призлы урынны яулады.
Байлар Сабасында Спартакиада кысаларында 1997-1998нче елгы егетләр арасында барган зона футбол ярышларында Рамил Садыйков җитәкчелегендәге командабыз икенче призлы урынны яулап, финалга путевка алды.


Киров шәһәрендә кекусинкай-каратэ буенча булып узган Россия беренчелегендә Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче Норма мәктәбе укучысы Гайсә Галиев 14-15 яшьлекләр арасында 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында «тукмашып» өченче призлы урынны яулап кайтты.


Укучыларның республика Спартакиадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган велосипед ярышларында командабыз бишенче урынга лаек булды. Гади велосипедларда узышу буенча Чепьядан Екатерина Перемечева һәм Андрей Спиридонов 10 һәм 15 километрлы арада беренче булдылар. Буа шәһәрендә мини-лапта буенча авыл хезмәтчәннәренең Спартакиадасы кысаларында узган Татарстан беренчелегендә чемпион булдык. Уенчылары нигездә район спорт бүлеге хезмәткәрләреннән торган командабызның бу беренче җиңүе генә түгел. Узган ел алар Алабуга шәһәрендә икенче булганнар иде. Спорт остасына кандидат нормасын үтәгән спортчыларыбыз алдында тагын да зуррак бурычлар тора. Чиратта - Йошкар-Ола шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә алар Татарстан данын яклаячак.


Рәсемдә: тренерлары Балтач эшмәкәре Рифат Зарипов (сулда басканы) булган команда республика күләмендәге ярышларда танылып өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250