Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче Чемпион егетләребез – Балтачның горурлыгы

Балтачыбыз элек-электән үзенең батыр көрәшчеләре белән дан тота

Быел май аенда 1997-1999нчы елгы егетләр арасында узган татарча көрәш буенча Татарстан Республикасының ачык беренчелегендә райондаш егетләребез келәмгә чыгып, үз осталыкларын тагын бер кат раслады. Әлеге зур мәртәбәле бәйгедә беренче урынны яулап, Балтач районына дан китергән батырларыбызны район башлыгы Рамил Нотфуллин 2 июнь көнне “Ат чабышы сезоны - 2018” ачылышы бәйрәмендә тантаналы төстә бүләкләп үтте.

Үз авырлыкларында республика Чемпионы булып танылган батырларыбыз:
Әхмәтханов Илдан, Миңнемуллин Илназ, Муллахмәтов Илнар, Сәмигуллин Рәдис, Хәйруллин Айрат, Әхмәтҗанов Марат, Вафин Булат, Сабиров Дилүс , Чевик Шамил.

Шулай ук аларның тренерлары - Габдрахманов Ранил, Хәйретдинов Ренат, Крылов Николай, Галиев Алмаз, Миңнеханов Альбертка да район башлыгы олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш