Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарадан җиңү белән (+фото)

Кукмарада картинг буенча зона ярышлары узды. Биредә Лаеш, Мамадыш, Арча, Кукмара, Минзәлә һәм Балтачтан (ике команда) картчылары катнашты.

Илназ Галимов – беренче, Айназ Закиров – икенче, Әмир Бариев дүртенче урын яулады. Гомуми зачетта Балтач командасы өченче призлы урын яулады.
Тренер Рамил Кадыйровның тырышлыгы нәтиҗәсендә Балтачның картчылары кая гына барсалар да, гел призлы урыннар яулыйлар.
– Картинг белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышаныч, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнү, башкалар белән җиңел аралашу, мөстәкыйльлек, кешелеклелек, чыдамлык, олыларга хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли, – ди Рамил.
Гомумән, әлеге спорт төре белән үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә шөгыльләнә ала. Шулай булмаса, тренировкалар өчен шартлар мактанырлык булмаса да, егетләрнең чын күңел биреп шөгыльләнүен тагын башкача ничек аңлатып була?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг