Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Өметлеләр безнең арада

Башкалабызда «2013нче ел Универсиадасын каршылыйбыз» дип исемләнгән республика конкурсында җиңүчеләрне, иң оста спортчыларны, аларның тренерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә булуы күңелгә якын. Балтач гимназиясеннән Илсаф Шакиров - беренче, Бөрбаш мәктәбеннән Гүзәл Мифтахова исә өченче булды. Татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә беренче-икенче урыннарны яулаган Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин, Малмыждан менеп, Яңгулда шөгыльләнүче Айрат Хәйруллин, аларның тренерлары Ринат Хәйретдинов һәм Ранил Габдрахмановлар да Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының акчалата бүләкләрен, дипломнарын алды. Тагын бер шатлыклы хәбәр. Республикабызның спорт мәктәпләре тренерлары арасында оештырылган конкурста катнашып, туризм буенча Балтач спорт мәктәбе тренеры Азат Хөснетдинов беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250