Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Прокуратура шахмат турниры оештырды

Спорт һәркемне үзенә тарта

Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга киләсе кыш айларында 300 ел булачак. Әлеге зур чарага хәзерлек уңаеннан һәм дә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтач район прокуратурасы район спорт бүлеге һәм дә шахмат фанатлары белән берлетә «Дулкын» спорт сараенда шахмат турниры үткәрде. Бәйгене оештыру эшләре, нигездә, шахмат уены фанаты булган Илнур Мәрдановка тапшырылды.

– Яшь һәм оста шахматчылардан булган, Балтачта яшәүче Илназ Сафин белән шахмат ярышы оештырырга исәпләп йөри идек инде, прокуратураның мондый инициатива белдерүе ветеран шахмат сөючеләр өчен хуп кына булды. Җиде генә ветеран катнашса да, уеннар матур барды. Бик оста шахмат уйнаучы табибларыбыз катнаша алмады: Сергей Корнилов Казанда калды, Рүзәл Камалиев «Кызыл зона»да, Наил Зарипов эшеннән китә алмады. Бөрбаштан Тәнвир Галимов белән Балтачтан Камил Мөхәрләмов та килә алмады, - дип сөйли инде 1983 елдан бирле шахмат «җене» кагылган, уеннарда баш хөкемдар булып та торучы Илнур Мәрданов.

Оештыр гына, булышучы да, күтәреп алучысы да табыла. Илнур әфәнде дә прокуратураның уеннарны оештырып чыгуга гаять тә җаваплы карауларын, спорт бүлеге җитәкчелегенең тырышып йөрүләрен, бассейн коллективының да кунакчыл булуын, «Балтач Селхозхимия»се җәмгыятенең шахматлар, сәгатьләр белән тәэмин итүләрен билгеләп үтте. Исемен белгертергә теләмәүче иганәче ярдәмен дә искәртте.

Әлеге күркәм уенда беренче урынны Чепьядан Илнур Мәрданов, икенче урынны Килидән Ансар Нәҗипов, өченче урынны Балтачтан Рафаэль Хазинуров алды. Уеннарның тантаналы ачылышында район прокуроры Айрат Низамиев катнашты, уен барышын күзәтте, соңыннан призлы урын алучыларга район прокуратурасы әзерләгән бүләкләр тапшырды. Район прокуратурасы әлеге тәрбияви яктан әһәмиятле, акыл үсешенә уңай йогынты ясый торган, мавыктыргыч шахмат уеннарын алга таба мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында да уздырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат