Ралинә чемпион булды
Спорт

Ралинә чемпион булды

11-13 ноябрь көннәрендә укучы балалар арасында рус шашкасы буенча республика чемпионаты узды.

Биредә Балтач урта мәктәбенең 1 класс укучысы Гыйбадуллина Ралинә үз яшендәгеләр белән көч сынашып (64 тактасында уйнап), 3 урын яулады һәм мактау таныклыгы, медаль белән бүләкләнде.
Бу ярышларга Ралинәне әти-әнисе күптәннән йөртәләр икән инде. Берничә ел лауерат исеменә лаек булса, быелгысында кызның җиңү яулавына зур өмет баглаганнар.
- Нәтиҗәдә уңыш елмайгач бик сөендек,Ралинәгә шашка уйнарга өйрәткән тренерыбыз Чулпан Габделганиевага зур рәхмәтебезне җиткерәбез,- диделәр Гыйбадуллиннар гаиләсе.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев