Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәдис-беренче, Илфар - икенче!

Шушы көннәрдә генә Идел буе федераль физкультура һәм спорт академиясендә югары уку йортлары студентлары арасында узучы Спартакиада кысаларында билбау көрәше буенча ярышлар булып узды.

Пьедесталның иң югары баскычына шушы уку йортында белем алучы Чутай егете Рәдис Сәмигуллин күтәрелде. Ул 100 килограмм үлчәү авырлыгында ирекле стильдә бил алышып чемпион калды.
Шушы ук уку йортында белем алучы Смәел егете Илфар Гатиятуллин 90 килогораммда классик стильдә икенче булды. Шушы ук үлчәүдә бил алышучы тагын бер егетебез, энергетика университетыннан Рөстәм Рамазанов өченче өченче чыкты.
82 килограмм үлчәү авырлыгында Яңгулдан Ранил Габдрахманов шәкерте Айрат Хәйруллин аграр университет командасы өчен бил алышып, ирекле стильдә 82 килограммда өченче урынны яулады.
Бүгенге көндә егетләребез "Балтач" спорткомплексында авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узачак ярышларга әзерләнеп яталар.
Рәсемдә : Илфар Гатиятуллин белән Рәдис Сәмигуллин.
Нурзада Сәмигуллин.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250