Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рифкать Хөсәенов: «Элекке дәрәҗәгә кайтып булмады…» (+видео)

Көрәшчеләр арасында талант ияләре бихисап. Шушы көннәрдә социаль месенджерларда Рифкать Хөсәеновның гармунда уйнавына сокландык. Шәп уйный. Шәп көрәшче дә иде әле ул.

Татарстанның спорт остасы, 4 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе Рифкать Хөсәенов быел Сабантуйлар чорында Балтач районының «Хезмәт» газетасында үзе турында болайрак сөйләгән иде:

– Район Сабантуенда алты тапкыр баш батыр булдым. Бик күп тапкырлар авыл Сабантуйларында җиңдем, Казанда Дербышкида үткән Сабантуйда икенче урын алдым. Мин бит башта классик көрәш белән мавыккан идем. 1984 елда тренерыбыз Васил абый Гарифуллин, әйдә, районга милли көрәшкә барып кара әле ди. Бер атна шөгыльләндек тә, 75 килограмм авырлыктагылар арасында башта районда җиңдем, аннан Казанда чемпион калдым. Менә шуннан китте инде. Иң истә калганы дигәндә, бер елны район Сабан туена данлыклы пәһлеван Рөстәм Мухамов килде. Баш батыр исеме өчен аның белән көрәшергә туры килде. Ул 140, мин 100 килограмм идек. Җиңдем мин аны. Безнең чорда бит авырлыклар хәзерге кебек бүлгәләнмәгән иде. 80 килограмм авырлыктагылар да 100, 120, 140 килограммлылар белән бил алышты. Ул елларда да бик хәрәмләшкән кешеләр булды. Әнә шундый көндәш туры килгән бер ярышта, ул махсус аягыма төшкәннән соң, җитди имгәнеп, спорттан китәргә туры килде. Дөрес, уңайланганнан соң ун еллап көрәштем, тик элекке дәрәҗәгә кайтып булмады. Иң зур җиңүләрем 80, 100 килограммда булды. Хәзер көрәшәсем килә димәс идем, күрәсең, минем лимит беткән булган. Шулай да көрәштән читтә түгел әле: төрле бәйге-ярышларда, Сабантуйларда хөкемдар мин. Улым да алтынчы сыйныфка кадәр көрәште, балалар көрәшендә чемпион калып, тәкә откан иде. Әмма бер ярышта кулын сындырды да, күңеле сүрелде. Волейболны үз итә, минем дә көрәш дип мәҗбүриләгәнем юк. Районда бик көчле яшь көрәшчеләр үсеп җитте, тагын берничә елдан алар зурлар көрәшенә чыккач, безнең бу егетләргә тиңнәр булмас, Балтачның элекке даны кире кайтыр дип уйлыйм.

Карагыз әле Рифкать абый гармунда ничек уйный!

idel-tat.ru

Фото: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш