Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рөстәм Камалов ярышы республиканыкын хәтерләтте

Уенчысы, әби-бабасы, әти-әнисе... барысы 100 гә якын кеше җыйналды бу шимбәдә Балтач гимназиясенә. Иң кечкенәләр арасында узучы шахмат ярышлары турында язуым.

Әле моңарчы ясле-бакчада тәрбияләнеп, төрле ярышларда җиңү яулаган Гөлшан Сөләйманова турында гына яза идек, соңгы елларда исә андыйлар саны бермә-бер артып китте диясем килә.Икенче номерлы ясле-бакчада тәрбияләнүче Сәйдәш Камалов инде байтак җиңүләр яуларга җитеште. Яшел Үзәндә регионара республика ярышларында чемпион, Рәсәй Кубогына авыл балалары арасында узган этап ярышларында икенче урын, район ярышлары турында әйтеп тә торасы юк. Менә шушы булачак бөек гроссмейстерыбызның әтисе Рөстәм Камалов моңарчы "Факел" яшүсмерләр клубына йөрүче яшь шахматчылар арасында ике ярыш уздырган иде. Быел, исә, район ярышы уздыру теләге белән чыкты. Матур үтте ярышлары. 2008 һәм аннан соңгы елларда туган нәниләр арасында үтүче ярышларга күрше Мамадыш, Әтнә районнарыннан да балалар килгән иде, Казаннан да шахматчылар кайткан булып чыкты. Чын республика ярышын хәтерләтте бу чара. Бүләкләрен дә кызганмады Рөстәм Закир улы. Уенчылар күп булгач, 2008 һәм 2010 елгы балаларны аерым бүләкләргә булды. Иң яшь уенчыларны да, аларның остазларын, бу уеннарга өлеше кергән кешеләрне дә ачыкларга туры килде. Шулай итеп бу ярышларның җиңүчеләре булып Әтнәдән Самат Шәрәфиев, Балтачтан Сәйдәш Камалов, Мамадыштан Алинә Баязитова, Бөрбаштан Зифа Корбановалар танылды. Икенче урынга Балтачтан Әмир Абдрахманов, Ралинә Гыйбадуллина, Мамадыштан Рушан Ситдыйков, Динара Нуретдинова, өченче урынга Мамадыштан Марат Галиуллин, Азалия Мөнипова, Шубаннан Әмирхан Хәйруллин, Балтачтан Мәликә Нәбиева чыктылар. Иң яшь уенчылар булып Бөрбаштан Зифа Корбанова, Балтачтан Алмаз Хәйретдиновлар танылды. Шулай ук Ландыш Гарифуллина, Нурзада Сәмигуллиннар да махсус бүләкләргә лаек булдылар. Тагын бер куанычлы фал, шахмат уеннарының «атасы» - Габдрәфыйк абый Фәйзрахманов Мамадыш районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы куанычлы, бу ярышларда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады. Барлык катнашучыларга иганәче истәлек өчен дәфтәр-ручка, махсус ясалган кесә календарьлары өләшеп чыкты. Инде ярышларны гомерле булсын диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250