Шубан авылында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны дәвам итеп, 4 март көнне Айзат Зарипов призына багышлап, ир-егетләр катнашында футбол уеннары оештырылды.
Ир-егетләребез хезмәттә, укуда гына түгел, ә спортта да югалып калмаганлыкларын ел саен исбат итеп торалар. Һәр елны бу ярышларда 4 команда катнаша, ә бер авыл өчен бу аз түгел, билгеле.
Ярышта ,,Яшьләр", ,,Түбән Шубан", ,,Өлкәннәр", ,,Центральный" командалары катнашты. Бу көнне авыл чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды, чөнки әлеге чара һәр гаилә өчен бәйрәм. Ник дисәң, уенда һәр гаиләдән бер генә булса да уенчы булмыйча калмый.
Уен азагында һәрбер командага медаль, грамоталар тапшырылды. Айзат Зарипов призына барган ярышта катнашкан футболчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны Гөлсинә Фәткрахман кызы тәмле пылау, кайнар чәйләре белән сыйлады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев