Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Смәеллеләр көрәш дөньясында якты йолдызга әйләнә бара (+фоторепортаж)

Арбор җирлегендә җирле хуҗалык призына балалар арасында бу сезонда беренче көрәш ярышлары узды.

Аллаһыга шөкер, менә тагын районыбызда татар көрәше үзенең чираттагы сезонын ачып җибәрде. Балалар арасындагы беренче ярыш традиция буенча, районыбызны үзенең батырлары белән ил, дөнья аренасына чыгарган Арбор җирлегендә җирле хуҗалык призына узды. Анда 1999 һәм аннан соңгы елларда туган 61 яшь көрәшче бил алышты. Смәел егетләре өчен бу ярыш янә онытылмаслык булды. Узган ярышлардан алар икенче урын белән кайтып киткән булса, быел исә аларга тиңнәр булмавы ачыкланды.

"Смәел" хуҗалыгы рәисе Илһам Шакиров белән сөйләшәбез. " Инде соңгы вакытта мәктәбебездә футбол, волейбол , чаңгы белән шөгыльләнүче балалар бөтенләй беткән иде. Хәзерге яшьләр бит эшкә алынганчы, акча, сәгать саный башлый. Мәктәпнең дә спорт өлкәсендә дәрәҗәсе төшеп беткән иде. Ярый әле, менә Альберт абый үз тирәсенә 30лап кечкенә баланы җыеп, көрәшкә алынды. Менә бүген дә аларның җиңүенә чын күңелемнән сөендем. Гомумән, соңгы вакытта, Смәел көрәш дөньясында якты йолдыз булып яна түгелме? Яна шул. Урын алулары да шулкадәр мөһим түгелдер, бүгенге көндә. Иң мөһиме, күпме бала үзенә шөгыль тапты.Аларның мәктәп спортзалында мәш килеп ятуларына күңел сөенә. Мәктәпнең дә дәрәҗәсе күтәрелеп килә. Нинди генә мөрәҗәгать белән керсәләр дә, гозерләрен үтәячәкмен", диде Илһам Мансур улы. Димәк, әле шушындый җитәкчеләребез булган да эшлисе дә эшлисе.

Көрәшләр туктап торган арада сагынышканнар балалар. Әй, аларның гапләшкәннәрен күрсәгез... Кем кайсы Сабантуйда булган, ничәнче урын алган... Балаларның күтәренке кәефе белән ярышларыбыз да оешкан төстә узды. Ике келәмдә рәхәтләнеп бил алышты малайларыбыз. Чепьядан Артур Григорьев җиңәм дип килгән иде, үзенә шундый максат куйгач, теләгенә иреште, бөтен көндәшләрен аркаларына салып, чемпион булып танылды. Ә менә Арбордан Нияз Әскәров чемпион булып акчалата бүләкләнү өстенә, сәпидле дә булды. Укудагы, җәйге ял вакытында хуҗалыкта эшләгәне, ел буена көрәштә ирешкән уңышлары өчен аңа хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов бүләк итте әлеге сәпидне.Шушы вакыйгадан соң ничек көрәшмисең инде?! Менә шулай балаларның күңелен күрә белә бездә җитәкчеләр. Инде ярышларыбызның җиңүчеләре белән дә танышып китик.

35 кг. кадәр: 1. Артур Григорьев/Чепья/, 2. Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/, 3. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/.
40 кг. кадәр: 1. Нияз Әскәров /Арбор/, 2. Рәнис Зарипов /гимназия/, 3. Наил Мортазин /Чепья/.
45 кг.кадәр: 1. Кәрим Ногманов /Пыжмара/, 2. Алмаз Галләмов, /Арбор/, 3. Ранил Әүхәдиев /Бөрбаш/.
50 кг.кадәр:1. Александр Свиридов /Яңгул/, 2. Илназ Низаметдинов /Яңгул/, 3. Рәшит Бариев /Салавыч/.
55 кг.кадәр: 1.Самат Мөҗипов /Норма/, 2. Фәнис Нигамадянов /Яңгул/,3. Илгизәр Галимуллин /Смәел/.
60 кг.кадәр: 1. Руфил Хәбибуллин /Яңгул/, 2. Әдел Фазылҗанов /Норма/, 3. Эдик Петухов /Куныр/.
65 кг.кадәр: 1. Айзат Гәрәев /Яңгул/, 2. Илгизәр Габделбәров /Смәел/, 3. Фирдүс Галимуллин /Смәел/.
75 кг.кадәр: 1. Фәннур Әглиуллин /Чутай/, 2. Нурвил Дәминов /Салавыч/, 3. Альберт Гатин /Карадуган/.
85 кг.кадәр:1. Марат Әхмәтҗанов /Салавыч/ (бу үлчәүдә башка көрәшче булмады - Н.С.).
85 кг.нан югары үлчәүдә: 1. Булат Вафин /Чутай/, 2. Диншат Гарифуллин /Куныр/, 3. Илсаф Рәфыйков /Яңгул/.
Командалар нәтиҗәсе түбәндәгечә булды: беренче урын - Смәел, икенче - Яңгул, өченче - Чепья.
Инде алда киләсе очрашулар. 7 октябрьдә "Балтач" универсаль спорт залында 2000 елгы балалар белән Бөрбаштан Рафил Галимуллин истәлегенә ярышларда бил алышса, 14 октябрь көнне яшьләребез белән янә Арбор җирендә озак еллар "Ударник" колхозын җитәкләгән Билсур Зәкиев истәлегенә ярышларда очрашачакбыз.
Нурзада Сәмигуллин.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250