Хезмәт

Сосналылар тагын беренче (+фото)

Балтачта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган баскетбол буенча район беренчелеге узды.

Реклама

«Балтач» спорткомплексында узган ярышларда 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар катнашты. Ярышлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Ярышларда Карадуган, Балтач гимназиясе, Балтач, Сосна, Урта Көшкәт, Норма, Чепья урта мәктәпләре катнашты. Барлыгы 84 спортчы көч сынашты. Егетләр арасында беренчелекне Чепья урта мәктәбе яулады. Норма егетләре – икенче, Балтач гимназиясе өченче булды. Кызлар арасында Сосна мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Балтач гимназиясе кызлары икенче урын яулады. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: