Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СОҢЫННАН НӘТИҖӘСЕ КҮҢЕЛЛЕ

Гадәттәгечә елдан-ел шашка уйнап остарган "Фикердәш"ләр, быел да сынатмадылар.

Гадәттәгечә елдан-ел шашка уйнап остарган "Фикердәш"ләр, 24 сентябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында узган шашка ярышында быел да сынатмадылар. Шашка ярышы булган саен үз тәжрибәләрен уенда югары күрсәтә белүләре дә сокландыра аларның.

Ярыш башланганчы иң элек инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фарзиев уенчыларга матур уңышлар теләде. Аннан соң залда тынлык урнашып, ярыш җанланып китте. Бер ничә сәгать эчендә узган ярышта спортчылар, соңыннан үзләренең тырышып уйнаган җиңү нәтиҗәләрен дулкынланып көтеп алдылар. Медаль һәм граммота алу аларга янә көч күәт, шатлык өстәде. Шушы ярышны үткәргәндә гел үземә хөкемдар булып торырга туры килә, инде быел тугызынчы елын гөрләтеп үздыруыбыз, бер-берсе белән көч сынашкан спорт сөюче "Фикердәш"ләр әнә шулай күңелле итеп аралашып очрашып кала.

Җиңүчеләребез арасында хатын кызлардан:

Ева Александрова 1 - урын.
Айгөл Газизуллина 2 - урын,
Ләйсән Хәйруллина 3 - урын.

Ир - егетләрдән:
Фәнис Галимуллин 1 - урын,
Рәсим Гәрәев 2 - урын,
Марат Садыйков 3 - урын.

Ярыш вакытында матур нәтиҗә күрсәткән лауреатлар: Зөлфия Галиева, Рәйсә Ахмадуллина, Раушания Фәйзрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка ярышы