Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Студентлар спартакиада көтә

11 июль көнне Каракүлдә студентлар форумы узды.

Учак, палатка, гитара... Гадәттә без студентлар җыенын шулайрак күз алдына китерәбез, аеруча да табигатьтә үткәнен. Ә менә 11 июль көнне Каракүлдә узган Балтач районы студентлары форумы үзгәрәк иде, биредә учак тирәли гитара чиертергә җыелганчы көн дәверендә хәйран гына башны эшләтергә, гәүдәне хәрәкәтләндерергә туры килде.

... Яшьләр иртәнге якта палаткалар кордылар. Форумның рәсми ачылышын үткәрделәр. Инструктажлар үттеләр. Бер кат танышып, ныгып, берләшеп алу өчен уйнап алдылар. Күпмедер проблемалар турында сөйләшкәч, төшке аш вакыты да җитте. Аннан инде идеяләр штурмы башланды. Баулы курстан соң волейбол уйнап алдылар. Гигант шашкаларда үзләрен сынап карадылар. Җәяүләп йөреп килделәр. Кичке аштан соң “Оештыручы тап!”дигән чара булды. Кич белән арып-талгач, бераз тамак ялгап алгач, учак тирәли җырлашып утырдылар, биисе килгәннәр биеде, җырлыйсы килгәннәр җырлады. Икенче көнне исә  сөйләшенгән темаларга кире кайтылды, алга максат-бурычлар куелды. Әнә шулай күңелле дә, мәнле дә үтте яшьләр форумы. Форумда район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин үзе дә катнашты. Сүзне аңа бирик.

– Районда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге 8000гә якын төрле категория яшьләребез бар, – ди Рөстәм Рафисович. – Аларның кайсы мәктәп укучысы, кайсы авыл җирлегендә хезмәт куючы, кайсы яшь гаиләләр. Шулар арасында тагын бер категория бар – алар студентлар. 2013 елда бер кат студентлар советы барлыкка китереп, алар белән элемтәдә яши башладык. Студентлар көннәрен берничә ел Казанга барып үткәрергә туры килде. Быел исә үзебездә уздырдык. Гөлназ дигән кызыбыз рәисе иде, ул инде укып бетереп, дилбегәне Иршат Бариев дигән егетебезгә тапшырды. Иршат студентлар советын җитәкли башлагач, авыл җирлекләрендә дә студентлар рәисләре булдырылды. Һәм менә беренче адым булып, алар белән шушындый форматта, палаткалар корып, форум үтте. Студентлар башыннан ахырына кадәр үзләре планнарын төзегәннәр, алга таба ничек хәрәкәтләнәбез, ничек эшлибез, проектларын язганнар, нәрсәләр җитми, ачыклаганнар, шул проектларны якладылар... Тормышка ашыра торган матур идеяләр күп. Карадуганнан Лира Мифтахова дигән Казанда студентлар лигасында хезмәт куя торган кызыбыз бар, ул да кайтты, кызыклы фикерләрен белдерде. Шактый гына зур планнар белән үтте бу форум.

Әнә шулай, дүрт командага бүленеп, һәрбер команда үзенең тәкъдимен җиткергән. Мәсәлән, төнге китапханә проекты, каникул вакытларында туплаган белемнәрен укучыларга җиткерү, грантларда катнашу, грантлар язарга өйрәтү, “Балтасиада” кысаларында студентлар өчен махсус спартакиада үткәрү (яңа төр ярышлар белән), волонтерлар әзерләү, район яңалыкларының сай булуы, булган очракта да студентлар аудиториясенә барып җитмәве, “Хыял” яшьләр үзәге  яңартылып ачылгач, үзләренең бер почмагын булдырасылары килүе... Уйлап карасаң, хәер, уйлап карыйсы да юк, боларның берсе дә эшли алмаслык эшләр түгел, теләк бар икән, күңел биреп эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада студентлар форумы