“Татарстан яшьләре” газетасы ярышында Марат белән Диншат призга лаек булдылар
Спорт

“Татарстан яшьләре” газетасы ярышында Марат белән Диншат призга лаек булдылар

Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призына 1999-2000 елгы яшьләр арасында көрәш ярышлары булып узды.

Традицион ярышларда 44 командадан 342 көрәшче бил алышты, шул исәптән безнекеләр дә. Командабыз алтын унлыкка эләгеп, сигезенче булды. Шәхси беренчелектә исә 75 килограмм үлчәү авырлыгында Салавычтан Марат Әхмәтҗанов /тренеры Алмаз Галиев/ - икенче, 90 килограмм үлчәү авырлыгында Кунырдан Диншат Гарифуллин /Ленар Саттаров/ өченче булдылар.
(Фотода: Марат районның сайлап алу ярышында беренче)

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев