Теләчедән дә җиңү белән кайттылар
Спорт

Теләчедән дә җиңү белән кайттылар

Теләчедә менә икенче елын инде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үз призларына яшүсмерләр арасында татарча көрәш уздыра.

Быел да бу бәйгедә безнең көрәшчеләребез бил алышты һәм матур күрсәткечләргә иреште. Үзләре дә бил алышып дөньяны шаулаткан Ринат Хәйретдинов һәм Ранил Габдрахманов шәкертләре остазларының йөзенә кызыллык китермичә, бу юлы да призлы урыннарны яуладылар.
Чепьядан бертуган Ильяс/28 кг./ һәм Ислам /25 кг./ Йосыповлар беренче һәм икенче булсалар /рәсемдә/, Айзат Гәрәев 60 килограмм үлчәү авырлыгында икенче булды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев