Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Төп иганәчеләр ярышларны иртәдән алып кичкә кадәр тамаша кылды

РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә ярышларның быелгы үзенчәлекле булды.

РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә ярышларның быелгы үзенчәлеге шунда булды – бу ярышларның төп иганәчеләре – «Ак-Су» ширкәте һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять директоры Илшат Шакиров белән Булат Исрафиловлар иртәдән алып кичкә кадәр ярышларны тамаша кыла алдылар.

Бу берьяктан балаларга көч биреп торса, икенче яктан безгә ягъни ярышларны оештыручыларга да алар белән аралашырга менә дигән җай тудырды. Аннан, «Хезмәт» газетасы баш редакторы Вакыйф Зәкиевка, спорт мәктәбе тренеры Алмаз Галиев, шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәриповка, Рифкәт Муллагалиевка без бик рәхмәтле. Аларның бүләкләре белән без күпме баланы сөендердек. Бу юлы аларның бүләкләрен балаларның гаилә хәлен исәпкә алып тапшырырга булдык. Барысына да булды, хәтта хөкемдарларга өлеш чыгардылар.


Традициябез дәвам итә. Норма мәктәбенең җитәкчелеге алышыну да ярышларыбызны уздыруга бернинди авырлык тудырмады. Өйрәндек чөнки, булдырган эшләребезнең дә тамыры нык. Мәктәпнең яңа директоры Ләйсән Гатауллина да көне буе безнең белән мәш килде.

Аннан инде, келәм хуҗаларының күчмә Кубокны үзләрендә калдыру өчен күпме көч түккәннәре иртә таңнан ук сизелде. 95 көрәшченең ике дистәдән артыгы Норма мәктәбеннән булуы үзе үк тә күпне сөйли кебек иде.

Тырыштылар, егетләр! 36 очко аермасы белән смәеллеләрне икенче урынга калдырдылар.Өченче урынга исә Бөрбаш егетләре чыкты. Әле егетләрнең Бөрбаштан мәрхүм Васыйл Габделхәй улының шушында күп еллар хезмәт куеп, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган авылдан булуын күреп без тагын да шатланыштык. Әйе, матур мизгелләрне күп бүләк итте безгә бу көн.

Келәмнәребездән дә «утлар» чыгып торды. 13 үлчәү авырлыгында узган ярышларыбызның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды.

29 килограмм үлчәү авырлыгында –1. Кәрим Гарифуллин /Норма/, 2.Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, 3.Әнис Газизуллин /Балтач/.

32 кг.да – 1.Ислам Йосыпов /Чепья/, 2.Фәһим Мөхәммәдиев, 3.Җәмил Зиннәтуллин /икесе дә Смәелдән/.

36 кг.да – 1.Газинур Гарипов /Смәел/, 2.Фәнзил Кәбиров /Арбор/, 3.Ислам Бурашов /Нөнәгәр/.

40 кг.да – 1.Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, 2.Аяз Хәйретдинов /Балтач/, 3.Рәмзис Әүхәдиев /Бөрбаш/.

45 кг.да – 1.Алмаз Шиһабетдинов, 2.Салават Гыйльметдинов, 3.Илназ Шәяхмәтов /өчесе дә Нөнәгәрдән/.

50 кг.да – 1.Булат Яруллин /Пенәгәр/, 2.Рәнис Зарипов /Балтач гимназиясе/, 3.Фирдүс Зәкиуллин /Смәел/.

55 кг.да – 1.Илназ Ганиев /Смәел/, 2.Ранил Әүхәдиев /Бөрбаш/, 3.Айрат Тимербаев /Бөрбаш/.

60 кг.да – 1.Әдел Фазылҗанов /Норма/, 2.Тимур Зайцев /Нөнәгәр/, 3.Инсаф Шәйхетдинов /Норма/.

65 кг.да – 1.Инсаф Латыйпов /Салавыч/, 2.Ильмир Гафуров /Бөрбаш/ 3.Максим Макаров /Кече Лызи/;

70 кг.да – 1.Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2.Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/, 3.Рөстәм Хәбибрахманов /Яңгул/.

75 кг.да – 1.Рәниф Камалов /Нөнәгәр/, 2.Андрей Кожевников /Кече Лызи/, 3.Рузил Насриев /Норма/;

80 кг.да – 1.Ранил Әшрәпов /Янгул/, 2.Афзал Галиев, 3.Ильяс Габдуллин /икесе дә Нормадан/.

Югары үлчәүдә  – Нормадан ике көрәшче бил алышып, Ранил Габнасыйров беренче, Раушан Мөхәмәтшин икенче булды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш