Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туристлар Республикада беренче! (+фото)

Субаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары чираттагы республика ярышларларыннан кабат беренчелекне алып кайттылар.

4-6 май көннәрендә Тәтеш районында булып узган республика күләмендә үткәрелгән туризм ярышында Балтач районыннан өч команда чыгыш ясады. Субаш төп мәктәбенеӊ Татьяна Иванова, Ильвина Васильева, Дилүс Нурмөхәммәтов, Максим Иванов, Альфир Иванов составындагы команда беренче урынны яулады. 10-13 яшьлек балалар арасында шәхси төрләрдә Ильвина Васильева һәм Дилүс Нурмөхәммәтов 1нче урын, Татьяна Иванова 2нче урыннарны алдылар. Илшат Хабиевка алдынгы судья дигән бүләк һәм Мактау таныклыгы тапшырылды. Тренер Азат Хөснетдинов җитәкләгән командага алдагы ярышларда уӊышлар телибез, бу теләкләргә укучыларныӊ әти-әниләре дә кушыла.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев