21 декабрь көнне Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә туризм ярышлары буенча ачык район беренчелеге үткәрелде.
Анда Кече Лызи урта мәктәбендә белем алучы укучылар катнашып, җиңү яулап кайтты. Туризм спорты районыбыз күләмендә киң таралган дип әйтеп булмый, хоккей, көрәш кебек ярышлар янында ул күләгәдәрәк кала кебек, ләкин, Чулпан Гарәфиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җиңү тәменең нинди икәнен яхшы белә. Алар остазларының тырышлыгын күреп, үзләре дә аңа ошарга тырышып бөтен көчләрен куялар. Кече Лызи укучыларын әлеге җиңүләре белән ихластан котлап, киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр яулавыгызны теләп калабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев