Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Утыз сигезенче бәйге

Бүген районыбызда дүрт бозда - Смәел, Норма, Балтач, Чутай җирлекләрендә " Хезмәт" газетасы призына хоккей ярышлары бара.

Быелгы ярышларның бер үзенчәлеге - бүген Смәелдә өр-яңа хоккей мәйданчыгы ачылды. Ике миллион 800 мең сумлык бу шугалакны " Гранит" оешмасы төзегән, ә " Смәел" хуҗалыгы бу сумманың өчтән бер өлешен үз өстенә алган. Әлеге җирлекнең " Зифа " командасы районда иң көчлеләрдән, күп тапкырлар ярышларда җиңү яуладылар.

Яңа хоккей мәйданчыгы ачылу аларга өстәмә стимул бирәчәк. Билгеле, алар бу мәртәбәле бәйгедә җиңү өчен тырышачак. Әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк.

Буран да хоккейчыларга һәм җанатарларга киртә була алмады, дүрт боз да кызганнан - кыза бара.

Спорткомплекс янындагы үзәк шугалакта бүегнә уеннар Сосна-Шубан командалары арасында 5:3 исәбе белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей хезмәт призына хоккей