Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уйларга этәргән көрәш (фото)

Йөрәге сыза Фәрит абыйның... Нинди генә темага сөйләшергә утырмыйк, ахыры татар көрәше турында сөйләшү белән тәмамлана.

"Үзбәк көрәшенә әйләндереп бетерделәр бит көрәшебезне. Кая китте ул безнең ата-бабаларыбыз көрәше?". Бертуган Әхмәдиевлар призын уздырырга алынган көннәрдә бигрәк тә күп ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне. Чыннан да, көрәшебезне камилләштерәбез дип, елның-елында көрәш алымнарына төрле үзгәрешләр кертеп, үзебез үк бетерәбез түгелме соң?

- Нигә без балаларны күбрәк көрәшкә тарту урынына, аларның санын чикләү белән шөгыльләнәбез? Менә бу ярышка да ике үлчәү авырлыгында гына ике көрәшчене куюны чикләмәсәгез, мин көрәшчеләремне алып килеп икенче урынга чыга идем, - дип үз дәгьвасын белдерде атказанган тренер Дамир Гобәйдуллин. Республика буйлап чыккан кагыйдәне ник әле без бозарга тиеш дип аңа каршы чыгучылар да табылды. Аннан ник әле 600ләп баласы булган Балтач мәктәбеннән бер баланы да күрә алмадык? Кечкенә генә Арбор авылы тренеры балаларын ничек итеп күбрәк ярышка кертү турында хыялланганда район үзәгендәге иң зур мәктәптән бер көрәшчене күрә алмау инде бернинда кысага да сыймый диючеләр дә табылды. Югыйсә, янәшәдәге "Хыял" яшьләр үзәгендә махсус тренер да бар. Ни өчен безнең иң өметле көрәшчебез Айзат Гәрәев әтисе белән Яңгулга төшеп шөгыльләнә?, - дип куйды шулчак бер тренерыбыз. Районыбыздагы милли көрәшне башка төбәкләр белән чагыштырганда, аерма җир белән күк арасы булса да, тренерларыбызга да, җитәкчеләребезгә дә әле уйланырга җирлек бар икән бит.

Инде чирек гасырдан артык тарихы булган бертуган Әхмәдиевлар призына узучы ярышларыбызга килсәк, 2001 һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 13 мәктәптән 79 көрәшче килеп, келәмнәрдә "утлар" чыгарды. Матур ачылыш, матур ябылу белән дә бер кадәр аерылып торды ярыш. Ул арада иганәче дусларның ярышларны тамаша кылулары, ярыш барышында "абсолют" батырны да ачыкларга теләүләре көрәшне тагын да тулыландырып җибәрде. Анысы исә 75 килограммга кадәр һәм аннан югары үлчәүдә беренче-икенче урыннарны яулаган көрәшчеләр арасында барып, титулны Арбордан Рөстәм Низамов яулады.
Иганәчеләребез - Балтачтан Рифат Закиров, Фәнис Шәрипов, Рафис Әүхәдиев, Яңгулдан Ильяс Фатыйхов тырышлыгы белән Смәелдән яшь көрәшче Газинур Гарипов, тренерыбыз Ринат Хәйретдинов, туган көне уңаеннан Иске Йөректән Хәсән Әсхадуллин махсус бүләкләргә лаек булдылар.Туган көн димәктән, бу турнир гомумән, туган көннәргә бай булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов юбилее уңаеннан район федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевка татар түбәтәе киертте, күп еллар ярышларыбызны секретарьлек итүче Фәнзилә Камалова бу көнне чәчәкләргә күмелде, ә танылган тренерыбыз Альберт Миннеханов район көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты һәм истәлек медале белән бүләкләнде. Яңгулдан Айнур Галимуллинга исә, Казаннан Фаил абыйсы Әхмәдиевның махсус бүләге тапшырылды.
Аннан иң сөендергәне - Яңгул, Чепья командаларына Смәел малайларыннан көчле конкурент барлыкка килде. Бу юлы да быел гына барлыкка килгән яңа Күчмә кубок өчен көрәш шушы командалар арасында барды. Узган ел җиңү яңгуллыларда булса, быел чепьялылар җиңү яулады. Яңгуллылар - икенче, смәеллеләр - өченче булды.
Инде аерым үлчәү авырлыкларындагы җиңүчеләр белән танышыйк.
32 кг.кадәр: 1. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, 2. Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/, 3. Сәйдәш Хаҗиев /Смәел/;
36 кг.кадәр: 1. Рәнис Зарипов /Чепья/, 2. Никита Михайлов /Куныр/, 3. Әлфис Шәйхетдинов /Куныр/;
40 кг.кадәр: 1. Илназ Якупов /Смәел/, 2. Алмаз Галләмов /Арбор/, 3. Хәсән Әсхадуллин /Яңгул/;
43 кг.кадәр: 1. Кәрим Ногманов /Чепья/, 2. Рүзәл Гафуров /Кенә/, 3. Ильяс Низаметдинов /Яңгул/;
46 кг.кадәр: 1. Рәсим Зәйнуллин /Яңгул/, 2. Тимур Зайцев /Смәел/, 3. Иван Прокопьев /Чепья/;
50 кг.кадәр: 1. Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Фәнис Нигамадянов /Яңгул/, 3. Руфин Афанасьев /Чепья/;
55 кг.кадәр: 1. Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/, 2. Рифнур Хәбибуллин /Яңгул/, 3. Айнур Хәбибрахманов /Яңгул/;
60 кг.кадәр: 1. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, 2. Айнур Галимуллин /Яңгул/, 3. Илнар Мифтахов /Чепья/;
65 кг.кадәр: 1. Фәнис Гафиуллин /Арбор/, 2. Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, 3. Рүзәл Ризванов /Чепья/;
70 кг.кадәр: 1. Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, 2. Рәниф Камалов /Чепья/, 3. Ранил Бариев /Норма/;
75 кг.кадәр: 1. Рөстәм Хәнәфиев /Яңгул/, 2. Рамил Сабиров /Яңгул/, 3. Илназ Мөхәммәдиев /Чепья/;
75 кг.нан югары: 1. Рөстәм Низамов /Арбор/, 2. Илсаф Шәрифҗанов /гимназия/, 3. Алмаз Рәфыйков /Салавыч/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250