Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ветераннар арасында «Интер-Кубок» хужасы билгеле булды

Районда узган шимбә һәм ял көннәрендә 35 яшьтән узган олы яшьтәге хоккей уйнаучылар өчен зур турнир үткәрелде.

Исеменнән күренгәнчә, мондый исемдәге Кубок турнирын Норма авылыннан Илшат Шакиров оештырды. Өлкән яшьтәге уенчылар 6 командага тупландылар, шулар арасыннан 4 команда финалда очрашып, жиӊүчене ачыклады. 1-2 урын өчен кискен уен «Норма» һәм «Балтач» командалары арасында барды. Аз гына өстенлек белән, 1:0 хисабына балтачлылар җиӊү яуладылар, нормалылар икенче урында. 3-4 урын өчен уен тагын да кискен булды, Смәелдән «Зифа» командасы бары өстәмә вакытта гына алка ташлап, 5:4 хисабына Салавыч командасыннан өстен чыкты. Хоккей сөючеләр бу турнирны оештырган һәм барлык финанас чыгымнарын үз өстенә алган Илшат Шакировка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей