Хезмәт

Волейбол уены һәркем өчен, ветераннар арасында ярышлар дәвам итә

Районыбызда ветераннар арасында волейбол ярышлары дәвам итә. Бүгенгесе көндә тупланган 8 команда үзара көч сынаша, инде 6шар уен үткәргән командалар бар.

Турнир таблицасыныӊ башында 6 уенда 12 очко туплаган район администрациясе , икенче урында 5 уенда 9 очко алган Салавыч җирлеге командасы, өченче урында шулай ук 6 уенда 9 очкосы булган Чепья җирлеге командасы. Балтач бистәсе командасы 5 уенда 8 очко белән 4тә, Карадуган 5дә, «Балтасигаз» командасы - 6нчы урында. Куныр җирлеге 7 урын алып тора, Смәел һәм Шеӊшеӊәр җирлекләренеӊ берләштерелгән командасы хәзергә 8 урында. Чираттагы уеннар кич белән чәршәмбе көнне уздырылачак.
Фото:http://flnka.ru/jizn_obshin/5551-sportivnaya-zhizn-yuzhdaga.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: