Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгул яшьләре телефонда гына утырмый...

1 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Безнең Яңгул авылының үзенә генә хас матур традицияләре бар. Авылыбыз яшьләре, үз инициативалары белән ел дәвамында 4 урам (Югары оч, Түбән оч, Таулы, Тау асты) арасында спорт ярышлары оештыралар. Җәйнең матур бер көнендә ел дәвамында барган ярышларга нәтижә ясап, Сабантуй мәйданында Зур бәйрәм ясыйлар. 1 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында ярышларның чираттагысы – өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Егетләр ярышларга бик җитди әзерләнгәннәр. Бу юлы беренчелекне Тау аслары алды.

Яшьләр телефоннан, интернеттан аерыла алмыйлар дип гаепләргә яратабыз. Менә бит, бездә шушындый сәламәт яшәү рәвешен яклап, авылыбызның киләчәге өчен янып-көеп яшәүче ир-егетләребез бар. Афәрин, егетләр! Сезнең кебек ут йөрәкле патриотоарыбыз барында Яңгул иле гөрләп яшәр дип ышанам мин!

Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәл теннисы