Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулның “Хәтәр” батыры РСФСР ның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә узган ярышларда 96 көрәшче катнашты

Бар халык кәнагәть калды быелгы ярышлардан. Оештыручылар да, көрәшүчеләр дә, тамашачылар да. Яңгул мәдәният йортының мондый зур тамашаны инде күп еллар күргәне булмагандыр. Авылның данлыклы "Хәтәр" батыры РСФСР ның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә узган ярышлар турында әйтүем..

Ел да 30-40 көрәшче белән узган ярышларыбыз быелгы үзенең масштаблыгы белән күңелләрне дә әллә нинди фикерләргә этәрде. /Ярышларга 96 көрәшче килгән иде.Н.С./ Берәүләр, нинди зур бәйге оештырганнар дип сөенсә, икенчеләре бәйгене тагы да колачлырак итеп Балтачта үздыру фикерен этәрде, өченчеләре исә, авылның булган бер бәйгесе инде ул, авылны бу шатлыктан да мәхрүм итмәгез инде, дип тәкрарлады. Бәйгенең бу кадәр көрәшче җыюын да, билгеле, язның бераз соңарып килүе, аннары район башлыгы Рамил Нотфуллинның татарча көрәш өлкәсенә ныклап тотынуы дә үз ролен уйнагандыр, дип әйтәсем килә. Аннары турнирга күрше Кукмара, Мамадыш, Малмыж, Вятка Аланы районнарыннан бөтен республикага билгеле булган көчле көрәшчеләрнең килүе дә аның дәрәҗәсен бермә-бер күтәреп җибәрде. Үзебезнең егетләребездән Азат Вафин белән Булат Галиев, Мамадыштан Степанов Максим белән Зарипов Илдарлар көрәшеннән сәхнә генә түгел стеналар да селекенде, ахры. Үземне Россия Чемпионатында кебек хис итеп утырдым. Өметле яшьләребез дә кимен куймады. Чепьядан Максим Максимов, Яңгулга менеп шөгыльләнүче Малмыж егете Айрат Хәйруллин, Арбордан Марсел Галләмов, Яңгулдан Руслан Рәфыйков, Бөрбаштан Рәнис Фәхретдиновларның бил алышуы көне буена тамашачыларның көчле алкышлары астында барды. Шунлыктан, махсус бүләкләр - Фагыйль Гафиулловичныкы Русланга, мәрхүм Дамир гаиләсенең бүләге Айратка эләкте дә инде.Әйе, кыскасы, күрмәгәнне күрдек, без бу турнирда. Без инде Яңгул егетләренең ярыш саен беренчелекне алып кайтып китүләренә шул кадәр күненгеп беткән булганбыз. Хәтта, ярышларның ахырына кадәр бернинди фаразлауларсыз егетләребезне беренче дип утырдык. Ә менә ныклап нәтиҗә ясый башласак, аларның Тимитрязев исемендәге җәмгыять көрәшчеләренә ярты гына очкога калышканлыклары билгеле булды. Кубокның, 5 меңлек акчалата бүләкнең Нормага китүен Яңгул егетләренең ничек авыр кичергәннәрен күрсәгез сез... Нишлисең бит, шуның өчен көрәш инде, ул.Өченче урынга исә, Арбор җәмгыяте көрәшчеләре лаек булды.Дүртенче, бишенче урыннарны Тукай исемендәге җәмгыять һәм Балтач шәһәр җирлеге командалары бүлеште. Инде, бу ярышларыбыз шулай озын гомерле булсын иде диясе генә кала.
Бәйгенең җиңүчеләре белән дә таныш булыйк:
60 килограммга кадәр: 1.Рәнис Фәхретдинов/Бөрбаш/. 2.Ришат Салихҗанов/Мамадыш/. 3.Айрат Габидуллин/Балтач шәһәр җирлеге/.
70 килограммга кадәр: 1.Айрат Хәйруллин/Яңгул/. 2.Нурфат Шәфгуллин/Тукай исем.җәмг./ 3.Максимов Максим/"Труд"/
80 килограммга кадәр: 1.Максим Степанов/Мамадыш/. 2.Марсел Галләмов/"Арбор"/. 3.Илдар Зарипов/Тимирязев исем.җәмг./.
90 килограммга кадәр: 1.Руслан Рәфыйков/ "Яңа тормыш" җәмг./ 2.Айрат Апанов/"Татарстан"/. 3.Илдар Абдуллин/Тимирязев и.җ./
90 килограммнан югары үлчәүдә: 1.Ринат Хәйретдинов/"Арбор"/ 2.Ринат Сәләхетдинов/ торак-коммуналь хуҗалык/. 3.Рамил Сабирҗанов/.
Ярышлар тәмам, ләкин дәвам итә. Егетләребез Түбән Кама шәһәрендә Дамир белән бер заманда бил алышкан тагын бер легендар көрәшчебез Данил Галиев истәлегенә ярышларга җыеналар. Уңышлар телик ,аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250