Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ялларда кемнәрдер ярыша, кемнәрдер катнашмый

Май бәйрәме көннәре укучы балалар өчен төрле ярышлар оештырылган иде. Шуларның әһәмиятлесе һәм инде күпеллык тарихы булганы – Бөек Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика ярышлары.

Бу елда ул 2002-2003 һәм 2004-2005 елларда туган балалар арасында уздырылды. Укучылар 100, 200, 400 һәм 800 метр ераклыктагы дистанциядә көч сынаштылар. Соңыннан кызлар 1500 һәм егетләр 3000 метр араны да буйсындырдылар. Моннан тыш сөнге һәм диск ату, ядрә этү һәм 4х400 метрда эстафета ярышлары да уздырылды. Кызганыч, районның бары 6 мәктәбеннән – Нөнәгәр, Чепья, Кече Лызи, Сосна, Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбеннән бары 46 спортсмен гына бу ярышларга тартылган иде. Башка уку йортларыннан укучыларны алып килү мөмкинлеге булмаганмы әллә инде теләк тумаганмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстафета