Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зиһен спорты

Бәлки шахмат уйнаучыны акыллы дип санаучылар хаклыдыр да, чөнки үзе теләгән һәркем шахмат уйнап зиһенен үткенли ала

“Мат кем өчендер бәлки сүгенү сүзләредер, ләкин шахматчы өчен ул икмәкнең үзе”.

(Ашот Наданян)

– Кем шахмат уйный белә?
– Мин.
Һәм шунда ук сиңа акыллы кешегә кебек ниндидер хөрмәт белән карыйлар. Бәлки шахмат уйнаучыны акыллы дип санаучылар хаклыдыр да, чөнки үзе теләгән һәркем шахмат уйнап зиһенен үткенли ала. Бөек шахматчы Гарри Каспаров та: “Шахмат уены – зиһен газабы”, – ди торган булган.

20нче июль – шахмат көне. Шул уңайдан сезне шахмат тарихыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштырабыз.
– Борынгы Һиндстанда шахматны бармакка уйнаганнар. Ягъни җиңелгән кешенең кулдагы бармагын чаба торган булганнар. Уенда җиңәргә яхшы мотивация булгандыр бу, мөгаен.
– 1970нче елның 9нче июнендә беренче “Космос-Җир” партиясе уйнала. Аны уйнаучылар Союз-9 космик корабле экипажы һәм Җирнең космонавтлар әзерләү үзәге вәкилләре була. Уен ничья белән тәмамлана.
– Инглиз телендә Троя сугышлары турындагы хикәяләрдән соң икенче басылган китап нәкъ менә шахматлар турындагы хезмәт булган.
– Бер төрек солтанының шахмат уйнаганда аягын диван мендәренә ышкып утыра торган гадәте булган. Аны шул мендәргә агу сеңдереп агулап үтергәннәр дә. Шахмат уйнаучыларны зиһенле дигән булалар тагын...
– 1997нче елда Бельгия институтларының берсендә үткән тикшерүләр шахмат уенын стресс йогынтысы ягыннан иң авыр уен дип тапкан. Иван Грозный һәм Бельгия патшабикәсе Мария Генриетта да нәкъ менә шахмат уйнаганда үлгән дигән сүзләр йөри.
– Людовик XVIны җәзалап үтермичә шәһәрдән генә чыгарырга тәкъдим иткән Томас Пейнның гомерен хатыны Робеспьердан шахматта җиңеп саклап кала. Томас Пейн Америкага китә һәм анда демократия тудыручыларның берсе була.
– Булачак рыцарьләргә өйрәтелә торган сәнгатьләр “Рыцарьләрнең җиде яхшылыгы” дип аталган, һәм аларга фехтование, лачын белән ауга йөрү, йөзү, яраткан хатын-кызга багышлап шигырь чыгару, атта йөрү, сөңге белән эш итү һәм шахмат уйнау кергән.

 

Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат