Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Исерек килеш кармакка үзе эләккән

Арча районында туган, бүгенге көндә Норма авылында яшәүче Радик З.

Арча районында туган, бүгенге көндә Норма авылында яшәүче Радик З. ямьле май кичендә Бөрбаш авылы күлендә балык тотарга ниятли.

Балыкчының табигать матурлыгына хозурланып, иреккә чыгудан башы әйләнеп, болай да күтәренке күңелне тагын да күтәрәсе килә. Моның юлы да табыла, нинди балыкчы инде балыкка барганда спитрлы эчемлексез бара, ди. Уйлаган фикер шунда ук тормышка да аша, бераз аракы капкач, кәеф күтәрелгәч, өйгә кайту искә төшә.

Руль артына «капкан» килеш утырырга ярамаганлыгын белсә дә, Радик аны-моны уйлап тормый, җиңел машинасына утырып, Бөрбаш Сәрдегәне юлына чыга. Гөнаһ шомлыгына каршы, шул арада каршысына ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп чыга. Кәефе төшкән балыкчыны туктатып, спиртлы эчемлек парлары аңкып торганлыктан, махсус приборга өрдерәләр, беркетмә төзиләр.

Радик үзе дә спиртлы эчемлек кулланганын яшерми, суд барышында да үзенең гаебен тулысынча таныды. Үзенең хатасына эчкерсез үкенүен, моңарчы административ җаваплылыкка тартылмавын искә алып, җәмәгать суды аны бер ел 6 айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартырга, дип карар чыгарды. Суд карары үз көченә керде.

Фото:http://files.sudrf.ru/161/user/Zdanie.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкчы