Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кваста гына микән хикмәт?

Видеоны караганнан соң гына В. «Раскаиваюсь», дип гаебен таныды.

2 июнь көнне төштән соң районыбызның бер хуҗалыгының МТФ территориясендә эшләүче механизаторны ДАИ инспекторы туктата. Алкоголь кулланган булуы тышкы факторлардан ук күренеп торса да, «ДТ-75» тракторын иярләүче: «Мин бүген алкогольле эчемлек кулланмадым, кичә кичтән өйдә ясалган квас эчкән идем», ди. 

Медицина тикшерүе узудан да әлеге механизатор баш тарта. 6 июль көнне җәмәгатьчелек судының икенче номерлы участогында шушы эш каралды. В. биредә дә үз гаебен танымауны әйтте, мин бит трактор белән трассадан йөрмәдем, үземнең эш урынымда идем һәм эшемне башкара идем, диде.

Судьяның моңарчы алкогольле эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткәнегез һәм тотылганыгыз бар идеме, дип соравына да уңай җавап бирде. Судья Фәрит Шәрифуллин эш белән танышып, В. ның сөйләгәнен тыңлаганнан соң, инспекторлар төшергән видеоны карарга тәкъдим итте.

Видеоны караганнан соң гына В. «Раскаиваюсь», дип гаебен таныды. Судьяның карары катгый иде, ел ярымга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум штраф түләргә.

Бу очрак буенча нинди нәтиҗәгә килеп була соң? В. алкоголь куллануы нәтиҗәсендә ел ярым транспорт чарасы белән идарә итә алмаячак, димәк, эшсез кала, дигән сүз. Ә бит әле гаиләдә балигъ булмаган бала да бар икән. 30 мең сум күләмендә штраф түләр өчен дә акча кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан