Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Сыра да машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттерә

Районыбызда алкоголь кулланган шоферларга карата суд утырышлары һәрдаим булып тора. Аңа да карамастан, транспорт чаралары белән идарә итүчеләр алкоголь кулланганнан соң руль артына утырмаска кирәклекне әле дә аңлап бетерә алмыйлар. Бу нәрсә белән бәйле соң? Мине беркем дә туктатмас дигән уй беләнме? Ә юлда берәр һәлакәт китереп чыгарып, башка кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерермен яки минем гаеп белән берәр кешенең гомере өзелер дигән фикерне ник уйламый икән алар?

5 май көнне Казаннан Балтачка юл тоткан «Рено Сандеро» шоферын юлда ЮХИДИ инспекторы туктатып, документларын тикшерә. Машина салоны эченнән килгән алкоголь исен сизгәннән соң алар шоферны патруль машинасына чакырып, алкотектор приборына өрдерәләр һәм ул 1,640 мг/л күләмендә алкоголь барлыгын күрсәтә.

Суд барышында шофер үзенең гаебен танып, чыннан да Казаннан Балтачка кайтканда 1 литр тирәсе сыра куллануын әйтә. 


Суд карары нигезендә, шофер РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле дип табыла һәм бер ел да ун айга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителә, шулай ук 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район ЮХИДИ бүлеге