Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Чутай бабай малайлары” (+фото)

Бер көн апам шалтырата:

-Авылга менәсең юкмы, сеңлем, сиңа яңа китап күрсәтәсем бар. Сөенеп туя алмыйбыз, бик эчтәлекле китап, һәркемгә дә файдалы, Харис хәзрәт үзе өләшеп йөрде, автографлар белән.

Берничә көннән  Харис Салихҗанның   “Чутай бабай малайлары” дип исемләнгән китабы белән танышырга җай чыкты. 368 битле, сүрәтле бу китап әле быел гына басылган.Китап 4 бүлектән тора. 1 бүлектә  Чутай авылының килеп чыгышы, яшәеше,  мәдәнияте-мәгърифәте, эшчән халкы турында тирән мәгълүмат Гарифҗан Мөхәммәтшин тарафыннан бирелә. Биредә шулай ук Балтач һәм Чутай мәчетләре турында да бәян ителә. Авылдан чыккан күренекле шәхесләрләрнең эшчәнлеге рәсемнәре белән баетылган. Гороурланырлык, мактанырлык күпме шәхесләр! Алар безнең авылдашлар, кем беләндер уйнап үскәннәр, ә кем беләндер мәктәпкә бергә йөргәннәр, кемгәдер күрше булганнар, кайсыдыр йортларга туганнары янына кайтып йөргәннәр.

  Икенче бүлек илебез тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы елларында вафат булган авылдашлар  хакында. Сугыш алдыннан 300 йөзләп йорты булган авылдан 224 ир-егет сугышка чакырылган,шуның 108 е ятып калган. Һәммәсенең дә тулысынча исеме, фамилиясе, атасының исеме , туган елы язылган.  Күбесенең хәтта кушаматлары да искә алына, яшәгән нигезләренең кайда булуына кадәр язылган.  Бу кешеләр турында авторның истәлекләре дә кызыклы.  Күбесенең  җирләнгән каберлеге дә күрсәтелгән.

  Яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә дошманга карша сугышчан батырлыклар күрсәтеп, алган тән вә җан яралары белән туган туфракка кайтып, вафат булган Чутай батырларының һәрберсе турында аерым-аерым языла. Гаилә хәлләре, эш урыннары күрсәтелгән. Ул ветеран абый-бабайларның шактыен мин дә хәтерлим икән әле.

   Китапның  өченче бүлегенә “Чутай малае” дип исем куелган. Бу бүлектә китапның авторы турында без белмәгән бик күп мәгълүмат тупланган. Кем ул Харис Салихҗан? Нәсел-нәсәбәсе-шәҗәрәсе  нинди булган, гаиләсенә мөнәсәбәте, дәһшәтле сугыштан ничек исән калган, подполковник дәрәҗәсенә ничек күтәрелгән, ничек фәнни хезмәтләр, мәкаләләр  яза башлаган- болар турында бәйнә-бәйнә менә шул өченче бүлектә сөйләнә, фотосүрәтләр белән тулыландырылган. Бу бүлекне укыганнан соң, яшәү тәмен, тормыш ямен ныграк аңлый башлыйсың.

“Ватанга мәхәббәт- иманнан” бүлегендә Харис хәзрәт дистә еллар буена ислам һәм шәригать нигезләрен, ислам дине һәм фән бәйләнешен ача, яшь буынны тәрбияләүдә ислам динебезнең алыштыргысыз  икәнен фәнни  дәлиллләр белән исбатлый.

    Үз юлы белән баручы, кызыклы әңмәдәш, тәртипле тормышлы, ватанпәрвәр Харис аганың  “Чутай бабай малайлары” китабы кулыгызга керсә, һичшиксез укырга тәкъдим итәм. Туган ягыбызның тарихы, эчкерсез авыл кешеләре турында бу китап. Шулай ук гади бер авыл малаеның үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән биек бөеклеккә күтәрелүе хакында бу китап.

   Гөлсинә Животникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев