Борчыган сораулар җавапсыз калмады
Җәмгыять

Борчыган сораулар җавапсыз калмады

Альберт Борһановка районыбызның төрле авылларыннан дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итте

Бүген дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач бүлегендә Татарстан Республикасының «Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе» (Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе) башлыгы Альберт Борһанов гражданнарны кабул итте.

Альберт Шамил улына районыбызның төрле авылларыннан дистәгә якын кеше мөрәҗәгать итте. Яңа Салавыч авылыннан Равил Мәхмүтов, Алан авылыннан Фәнис Габидуллин, Мельничная авылыннан Юрий Кузнецов, Арчадан бер оешманың баш инженеры, Улисьялдан Виктор Федоров, Салавыч Сәрдегәненнән Икрам Каюмов, район спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев Альберт Борһановка төрле юнәлештәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр һәм ярдәм күрделәр.

Бу хакта тулырак һәм Альберт Борһанов белән үткәргән әңгәмәбезне, ел да транспорт чарасына техник күзәтү үткәрмәгәндә штрафларның күпме булуы турында газетабыздан укый алачаксыз.


Нет комментариев