Рәмзия Әхмадуллинадан затлы кайнатма рецепты
Аш-су бүлмәсе

Рәмзия Әхмадуллинадан затлы кайнатма рецепты

Кайнатма суыткычта саклана

Кирәк булачак: 1 кг слива, 250 г шикәр комы. Иң элек сливаларны икегә бүлеп төшен алабыз. Иренсәгез, сливаны икенгә ярып җибәрсәгез генә дә була. Таба төбенә шикәр комының күбрәк өлешен җәеп, өстенә сливаларны тезәбез. Калган шикәр комын сливаның өстенә сибеп чыгабыз. Теләге булганнар слива эченә әстерхан чикләвеге сала ала.

Кайнатманы 180* лы духовкада 50-60 мин пешерәбез.

Стерильле банкаларга кайнар килеш сливаларны тутырып, өстенә сиробын агызабыз. Банканы тимер капкач белән ябып, суыткычта саклыйбыз.

P.S. Сливаларны духовкага куйгач кына кабызабыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев