Бүген Чепья авылында Өлкәннәрне хөрмәтләү уңаеннан “Без бергә!” дигән Мәрхәмәтлелек көне узды. Ни өчен Өлкәннәр, диярсез, үзегез үк күреп торасыз, алар һәр өлкәдә беренче һәм менә фронтка ярдәм оештыруда да махсус хәрби операция башланганнан бирле аякларында нык басып торалар – иминлек сеткалары үрәләр, ашлар ясыйлар, чәйләр тутыралар һәм башкалар. Кайчак уйлап куясың, шушы көмеш волонтерларыбыз булмаса, ничек оешыр иде икән бу ярдәмнәр дип.
Бүген Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музее Чепья җирлегендә хезмәт куючы көмеш волонтерларны үзенә җыйды.
Башта волонтерлар музей фойесында үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар, Арбор авылы волонтеры Дилә апа Гарипова фикердәшләре-кулдашлары белән башкарган күпсанлы эшләре турында сөйләп үтте:"Без бөтенесен дә үзебез эшлибез, зинһар, ит белән генә ярдәм итегез безгә", диде ул үтенеп. Гөлирә Сабирова җитәкчелегендәге Чепья авылы волонтерлары иминлек челтәре үрү буенча мастер-класс күрсәтте, алар сетка үрергә кирәкле әйберләр алыр өчен матди ярдәм кирәклеге турында искәртте.
"Поможем Своим" төркеме волонтеры Энҗе Фәхретдинова үзләренең башкарган эшләреннән шулай ук күргәзмә оештырганнар, егетләрнең үтенечләрен башкарып чыгу өчен аларга да, әлбәттә, акча кирәк. Чепья урта мәктәбе укучылары солдатларга язган хатларны укыды.”Ватан сакчылары” фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин да эш урынында оештырылган музейдан алып килгән бүгенге көн хәрби операция экспонатларын музейга тапшырды.
Очрашуны тулыландырып чыгыш ясаучылар күп булды, концерт номерлары да әзерләнгән иде. Нигездә бирегә – хәтер яши торган урынга – музейга волонтерлар нигә җыелды һәм нәрсәләр турында сөйләшенде, тулырак – Хезмәт газетасы битләрендә.
Нет комментариев