200 сумлык пластик акча чыга башлый
Төрлесе

200 сумлык пластик акча чыга башлый

Россия Үзәк банкы яңа төр акча чыгара башлаячак, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. 200 сумлык яңа банкнотта Севастополь герой-шәһәр күренешләре сурәтләнәчәк.

Акча кәгазь түгел, пластикны хәтерләткән үзенчәлекле материалдан эшләнәчәк. Үзәк банк фаразлавынча, «пластик» акчалар тиз генә таушалмаячак, ялган банкнотлар ясауны да киметәчәк.

Хәтерләсәгез, 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар өчен тавыш бирүдә Татарстанның ике символы - Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле дә катнашкан иде. Сайлап алу этапларын узып, алар өченче урынга чыктылар. Беренче, икенче урыннарны Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь шәһәрләре бүлеште.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев