Тулырак безнең язмада.
Умартачының эше җиңел булмаган кебек, бал сайлау да ансат түгел.
«Яшел Үзән» газетасында эшләүче хезмәттәшләребез балны сайлый белергә өйрәтә.
Сыйфатсыз балның билгеләре:
1. Гәрәбә кебек ялтыравы һәм кристал сыман үтә күренмәлелек — иске балны җылытып эреткәннәр, аңарда файдалы матдәләр калмаган.
2.Күбекле — бал өлгереп җитмәгән.
3.Үзенчәлекле хуш исе булмау һәм аксыл — шикәр катнаштырылган.
4.Пластик савытка тутырылган. Андый савытның зарарлы булуы билгеле.
5.Катламланган бал — төрле кушылмалар өстәлгән.
6.Әчкелт яки карамель тәме булса.
7.Бер литр бал 1,4 килограммнан әзрәк авырлыкта булса.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев