Быел елгаларда юньләп ташу да булмады. Башка елларда гөрләвек булып аккан су коточкыч дөбердәп урамнан безнең ишек алдына килеп керде. Бөтен ишек аллары, каралтылар, өй аслары балчыклы су белән тулды.
Трактор килеп суның юлын боргач, су елгага ага башлады. Иң беренче күршеләр килеп юл ачты. Бу афәтне бетерүдә һәртөрле ярдәм өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка, «Ак барс» иминият җәмгыятенең Балтач бүлеге хезмәткәрләренә, Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафинга, «Уңыш» җәмгыяте директоры Гомәр Хәсәнҗановка, Көшкәтбаш мәктәбе, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, Түнтәр урта мәктәбендә эшләүче Көшкәтбаш укытучыларына, күршеләргә, авылдашларга зур рәхмәт!
Нет комментариев