Елны укып тәмамладылар. Кемнәр?
Төрлесе

Елны укып тәмамладылар. Кемнәр?

28 декабрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

Директор урынбасары Фәния Йосыпова, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллиналар каникул чорына инструктаж да үткәрделәр, яңалыклар белән дә таныштырдылар, катнашучыларны бәйрәмнәр белән котладылар, яңа ел бәйрәмнәре вакытында хезмәт күрсәтүче һәм ялгыз гражданнарның барлык категорияләрен контрольдә тоту кирәклеге турында да искәрттеләр. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина 2019 елда үзгәрәчәк тарифлар таныштырды. Туган көн ияләрен дә онытмадылар. Эшлекле дә, бәйрәм рухында да булды бу очрашу.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Наз бүлекчәсе

Нет комментариев