Шушы көннәрдә "Факел"да шөгыльләнүче балалар клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Сабантуй" ял паркындагы чишмәне чистартты.
- Биредә ниләр генә юк. Пластик шешәләр дә, пыяла калдыклары да, кәгазь чүпләр дә. Чишмә янында мондый күренешкә тап булу йөрәкне әрнетә. Кешеләр ни өчен шуның кадәр мәрхәмәтсез икән? Үзебездән соң тирә-якны һәрчак чиста итеп калдырсак, үзебезгә үк күңелле бит. Юкса, беребез дә керле йөрми. Шуңа да табигать-Анабызны пычратырга да хакыбыз юк, - ди клуб методисты Әдилә Гарипова.
Өмәдән соң чишмә яны ялт итеп калды. Әлеге чисталык озакка барырмы? Монысын вакыт күрсәтер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев