Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Фәрит Фазылҗановның иҗат җимешләре балаларда зур соклану уятты

Фәрит абый балаларга үзенең тормыш тәҗрибәсе, сугыш еллары турында сөйләде, уңганлык һәм хезмәт сөючәнлекнең мөһимлеген аңлатты

Смәел авылында яшәүче сугыш чоры баласы Фәрит абый Фазылҗанов шушы көннәрдә кунаклар кабул итте.

Лагерь балалары Фәрит абыйның алтын куллы, тырыш һәм тәвәккәл шәхес булуын күреп сокландылар. Алар аның үз куллары белән бизәкләп ясаган матур тәрәзә йөзлекләрен, искиткеч итеп эшләнгән ат арбасын һәм чанасын зур кызыксыну белән карап, аның осталыгын һәм иҗади сәләтен бәяләделәр.

Фәрит абый балаларга үзенең тормыш тәҗрибәсе, сугыш еллары турында сөйләде, уңганлык һәм хезмәт сөючәнлекнең мөһимлеген аңлатты. Бу очрашу балаларда тарихка һәм туган якны яратуга мәхәббәт уятты, аларга үз куллары белән эшләүнең кадерен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев