Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Иң яхшы социаль тәэмин итү учреждениесе хезмәткәре" Бөтенрусия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен билгеләде.
Конкурс комиссиясе утырышында 18 номинация буенча 79 конкурсантның эше каралды. Әлеге конкурсның икенче этабында җиңүчеләр арасында безнеӊ район вәкиле дә бар. "Иң яхшы социаль тәэмин итү стационар учреждениесе психологы" номинациясендә Балтач "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы Энҗе Васыйл кызы Корбанова җиӊүче булды. Райондашыбызны җи ӊ ү белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!
Фото: http://www.tv21.ru/news/2012/10/29/?newsid=50638
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев