КАБАКЛЫ-ӘФЛИСУНЛЫ СОК
Төрлесе

КАБАКЛЫ-ӘФЛИСУНЛЫ СОК

3 кг кабак, 2 л су, 2 әфлисун, 200 г шикәр комы.

Чистартылган, шакмаклап туралган кабакка 2 л су салып, йомшарганчы пешерәбез һәм блендер ярдәмендә пюре рәвешенә килгәнче изәбез. Соксыккычтан әфлисуннарның согын сыгабыз һәм пюрега кушабыз. Шикәр комы өстәп, болгатып, утка куябыз. Кайнап чыккач, 3-4 минут тотабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Рәзилә РӘСИМ.
Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рецепт аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев